«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Курста катнашучылар эшне тиз арада башлап җибәрү өчен «Яндекс. Директ»та реклама кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак.
«Минем бизнес» үзәгендә 6 атна дәвамында спикерлар – Яндекс хезмәткәрләре рекламаны башлау буенча стратегияләр һәм алгоритмнар белән уртаклашачаклар, колачлы кампанияләр турында сөйләячәкләр, кампанияләрне көйләү буенча регламентлар һәм киңәшләр белән уртаклашачаклар.
Уен элементлары булган онлайн-укыту программасы мастер-класслар һәм мастермайндларны үз эченә ала. Белем бирү курсында катнашучылар үзләренең максатчан аудиториясен ничек табарга һәм алар белән эшләргә өйрәнәчәкләр, беренче реклама кампаниясен башлау буенча адым саен инструкция алачаклар. Шулай ук катнашучылар реклама кампаниясен тиз арада башлап җибәрү өчен «Яндекс. Директ»ның реклама кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак.
Укыту курсы, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Урыннар саны чикләнгән. Курска теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә, хезмәт: «Интернет-рекламаны автомат рәвештә эшләтеп җибәрү сервислары аша продукцияне/хезмәтләрне алга сөрү буенча укыту һәм реклама кабинетын тулыландыруга промокод» бүлегендә бар.
Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге аша бушлай хезмәтләр алу өчен КУЭ ярдәм итү һәм цифрлы платформада гариза бирү мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.