Татарстанда профилактик визитлар саны арта. 2023 ел башыннан контроль органнары тарафыннан 677 шундый чара үткәрелгән. Профилактик визит контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү (зыян салу) куркынычын киметүнең төп коралына әверелә. Бүгенге көндә аларның саны тикшерүләр саныннан 2 тапкыр артык.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә ай саен анализ үткәрде. Июль аенда бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар сораштырылды.
2023 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан «Волжский простор» махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖгә карата Казан шәһәрендә профилактик әңгәмә үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре контрольлек, тикшерүләр үткәрүне чикләү, тикшерүләргә гомуми таләпләр, хәтәрлеккә юнәлтелгән алымны куллану тәртибе һәм хәтәрлек категориясен киметүнең киңәш ителә торган ысуллары турындагы законнарны куллану нигезләмәләрен һәм практикасын аңлаттылар.
Моннан тыш, компания хезмәткәрләренә төзелеш законнарының мәҗбүри таләпләре турында хәбәр ителде, аңлату эшләре үткәрелде һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр алынды.
Компаниянең вәкаләтле вәкиле тарафыннан контрольлек органнары белән аралашуның мондый ысулы уңай бәяләнде – контролерлар дулкынландыргыч сорауларга җавап бирделәр, гамәлгә ашырыла торган эшчәнлеккә ярашлы рәвештә законнарны үтәү өчен кирәкле мәгълүматны аңлаешлы формада җиткерделәр.
«Бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контрольлек (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Профилактика чараларын үткәрү форматы эшкуарлар белән диалог режимында артык административ басымсыз эшкуарларның үз мәнфәгатьләренә дә, аларның товарларын һәм хезмәтләрен кулланучыларның мәнфәгатьләренә дә җавап бирүче бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина.
Искәртеп узабыз, 2023 елның 1 августына кадәр 677 профилактик визит үткәрелгән. Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән ихтимал бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфатыннан канәгать калу-калмавын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Профилактик визит турында актуальләштерелгән белешмә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: https://mert.tatarstan.ru/moratoriy-na-proverki-biznesa.htm.
Буклетны оешмаларга профилактик визитлар үткәрүнең төп үзенчәлекләре һәм тикшерүдән аермалары турында мәгълүмат бирү чарасы буларак кулланырга мөмкин.