КУЭ корпорациясе Татарстан бизнесы белән ачык диалог форматында очрашачак

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

2023 елның 4 августында КУЭ корпорациясе вәкилләре Татарстан Республикасы эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалог форматында эшлекле очрашу үткәрәчәк. Очрашу бизнесның бүгенге шартларда очраткан актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак. 

Чараның спикерлары һәм кунаклары төрле тармакларның бизнес торышы, эшкуарлыкка ярдәм итүнең гамәлдәге инструментлары, фаразлар һәм перспективалар турында фикер алышачак.

КУЭ корпорациясе генераль директоры урынбасары Железняков Андрей эшкуарларга бизнеска ярдәм итү чаралары, шул исәптән сервислар һәм дәүләт платформалары, финанс продуктлары, аерым алганда, кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирүнең кризиска каршы программасы, зонтлы поручительлек механизмы һәм башка финанс мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Моннан тыш, продукцияне сатуны оештыру һәм сыналган яңа партнерлар эзләү, шул исәптән продукциянең импортын алмаштыру өчен җитештерү секторы предприятиеләре өчен дә, диалогның актуаль темасы булачак.

Шулай ук бизнеска ярдәм итү институтлары экспертлары түбәндәгеләр хакында сөйләячәк:

  • хәзерге вакытта бизнес өчен нинди финанс чаралары бар;
  • залог җитмәсә, гарантия кредитын ничек алырга;  
  • эшкуарларга нинди ташламалы җиһаз лизинг программалары бар;  
  • партнерларны һәм яңа продукт сату базарларын ничек табарга; 
  • хокукларыгыз бозылса, ничек эш итәргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә;
  • МСП.РФ цифрлы платформасы нәрсә ул һәм ул төбәк эшкуарларына нәрсә белән файдалы.

Очрашу форматы спикерлар белән турыдан-туры диалог һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышуны күздә тота, бу эшкуарлык инициативасын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, республика предприятиеләренең потенциалын ачуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Эшкуар йорты»нда узачак. 12:00 сәгатьтә башлана

Эшлекле очрашуда катнашу өчен теркәлү  МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә уза, «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу, курс: 04.08.2023 - Татарстан Республикасы эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалог. Казан шәһәре, Петербург ур., 28. Турыдан-туры».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан бизнес-берләшмәсенә ярдәм Татарстанда Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International