Чаллыда 2023 елда сатып алуларда катнашу үзенчәлекләре турында бизнес өчен семинар узды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә Сәүдә-сәнәгать палатасы берлегендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәм үзмәшгуль гражданнарның эре заказчылар сатып алуларындада катнашуы» темасына бизнес-семинар узды.

Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ чыгыш ясады.

Чараның спикерлары: «КУЭ» корпорациясе» АҖнең Тәңгәллекне бәяләү һәм мониторинглау дирекциясе консультанты Сергей Пакулов, «Транснефть» ГАҖ һәм «РЖД» ГАҖнең эре заказчылары вәкилләре, электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре.

Чара кысаларында шәһәр эшкуарлары 2023 елда 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу үзенчәлекләре турында белделәр:

- сатып алу базарына беренче тапкыр чыгу өчен нәрсә кирәк: закон таләпләре, практика анализы, сатып алуларны эзләү, тәэмин итүченең чек-листы;

- документация составы, катнашуга гариза бирү үзенчәлекләре;

- үзмәшгуль гражданнарның сатып алуда катнашуы һ.б.

Шулай ук тере диалог форматында спикерлар эшкуарларның сорауларына да җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International