Татарстан икътисадының төрле секторларыннан 500 дән артык компания Казанда СИБУРның тәэминатчы көненә җыелды. Эшкуарлар турыдан-туры, шул исәптән диалог режимында, Россиянең 15 төбәгендә эшләүче илнең иң эре нефть химиясе компаниясенең сатып алу процедуралары турында барысын да белә алдылар. СИБУР республикадан йөзләгән компанияне үз эшчәнлегенә җәлеп итә – Татарстанда гына түгел, Себердә, Үзәк Россиядә, Ерак Көнчыгышта да.
Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенең ПМЭФ-2023 чараларында катнашуына йомгак ясадылар. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов экспортка юнәлдерелгән эшкуарларга ярдәм итүгә игътибар юнәлтте.
ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 26 нчы Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ-2023) катнашуы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингның төп спикеры Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Ул Татарстан делегациясенең эше, РФ субъектларының милли рейтингында республика нәтиҗәләре турында сөйләде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумы – 2023 тә катнашу нәтиҗәләре турында» темасына узган брифингта сөйләде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумы – 2023 тә катнашу нәтиҗәләре турында» темасына узган брифингта хәбәр итте.
16 июньдә ПХИФ'23 кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы 2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан кабат инвестицион һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Республика Мәскәү шәһәреннән соң ук икенче урынны саклап калды.
15 июньдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина рәислегендә муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне һәм экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2023 елның 21 июнендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәсенең яңа мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай уздырыла.
21 июньдә Эшкуар йортында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» региональ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Эксперт жюрисы иң яхшы экспортерларны 7 номинациядә билгеләячәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
15 июньдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Чит илләргә ничек сатарга?» темасына вебинар үткәрә. Онлайн укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак.