«Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул ителә башлаган инде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан социаль эшкуарларын «ЛАДЬЯ Зимняя Сказка» күргәзмә-ярминкәсендә катнашырга чакыра, ул 2023 елның 13 - 17 декабрендә Мәскәүдә узачак.
Татарстан мәктәпләрендә яңадан «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы буенча укулар башлана. Яңа уку елында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган курс 11 меңнән артык баланы колачлаячак һәм урта мәктәптә бизнес-күнекмәләр нигезләрен салуны дәвам итәчәк. «Мәктәп бизнес-старты» программасын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Узган атнада Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында халыкара хезмәттәшлекне яхшыртуга, импортны алмаштыру һәм фәнни-техник мәгълүмат алмашу мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган KDW 2023 халыкара форумы узды.
Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшкуарлык климатын яхшырту буенча План эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары –Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.
Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ» АКО белән берлектә 6 октябрьдә Төзелеш сәүдә челтәрләрен тәэмин итүче көнен үткәрәчәк.
«Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әни» федераль программасында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Төп бүләккә Анна Жукова лаек булды. Ул Лаеш районының Столбище авылында «Помогатор» балалар клубының бизнес-проектын тәкъдим итте һәм 100 мең сум күләмендә грант алды. Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылды.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында 30 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Экспортерлар өчен логистика» темасына турыдан-туры семинар узачак. Уку «Россия экспорт үзәге» АҖ «Экспорт мәктәбе» ӨҺБ АКО программасы буенча «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Спикер сыйфатында Россия Экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе федераль тренеры Лилия Аракелова чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Россия 24» телеканалында «Интервью» программасында катнаштылар һәм «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә өстәмә белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан муниципаль районнары халкы өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-класслары циклы узачак. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды.