Татарстанда Россиянең яңа төбәкләре өчен эшлекле әдәбият җыялар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

#МойбизнесПомогает Бөтенроссия акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Әдәбият илнең яңа төбәкләрендә ачылачак «Минем бизнес» үзәкләре китапханәләрен тулыландырачак. 

#МойбизнесПомогает Бөтенроссия акциясе кысаларында Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге илнең яңа субъектлары өчен эшлекле әдәбият җыя. Җыю өчен яңа һәм укылган китаплар да туры килә.

Яңа төбәкләрдә эшкуарлыкка ярдәм итү өчен, бөтен ил буенча «Иинем бизнес» үзәкләре ачылачак. Ярдәм институтлары китапханәсен формалаштыру өчен менеджмент, идарә, алга җибәрү, бизнес-планлаштыру һ.б. турында китаплар кирәк.

1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр китапларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенә китерергә мөмкин, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 3 нче кат, ресепшен. Офис эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Китаплар форзацында аларны алып килүчеләрдән мотивацияле теләкләр хуплана. Татарстан җәмәгатьчелегенә ярдәм итү яңа төбәкләр эшкуарлары өчен яхшы мотивация булачак.

Җыелган барлык әдәбиятны Ростовка җибәрәчәкләр, аннан ул яңа «Минем бизнес» үзәкләренә таратылачак.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнес өчен мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International