Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча чаралар планын карау киңәшмәсен үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев һәм статс-секретарь – Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Гузнов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, партнерлык финанс тармагы – дөньяда иң тиз үсә торган тармакларның берсе. «Әлбәттә, бу кораллар безнең илдә кирәк һәм өстәмә инвестиция ресурсларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Федераль закон нигезендә Татарстан партнерлык финансларын үстерү буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Конструктив эш өчен ил Президенты Администрациясенә, Россия Хөкүмәтенә, Үзәк банкка һәм Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың төп тәкъдимнәре кабул ителгән законда чагылыш тапкан», – диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан проектны гамәлгә ашыруда актив катнашты. 2 айдан да кимрәк вакыт эчендә экспериментта катнашучылар реестрына республиканың 2 финанс оешмасы кертелгән һәм тагын 2 гариза карала. Бу эшкә чит ил партнерлары да кызыксыну күрсәтә. Мәсәлән, Ираннан «Мир Бизнес Банк» экспериментта катнашырга планлаштыра.
Республика Рәисе сүзләренә караганда, закон кабул ителү халыкның һәм бизнесның ислам финансларына кызыксынуын стимуллаштырган. Базарда катнашучылар мәгълүматлары буенча, агымдагы елдагы килешүләр саны узган ел нәтиҗәләреннән 2 тапкыр артык.
«Партнерлык финансларын үстерү – ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен мөһим корал. Бу Россия Президентының халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүнең стратегик юнәлеше. Ислам илләре белән диалогны ныгытуда “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме мөһим роль уйный. Аның эше кысаларында ислам финанслары темасы да каралачак», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла. Ислам финанслары принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган.
Бүгенге көндә кайбер кредит оешмалары һәм финанс компанияләре партнерлык финанслары өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә: куллану һәм бизнес-финанслау, кичектереп түләү шартларында торак финанслау, шәригать таләпләренә туры китереп лизинг, инвестиция килешүләре һәм пай фондлары аша акча кертү. Ак Барс Банк һәм Сбер партнерлык финанслары принципларына туры килгән дебет картасын тәкъдим итәләр.
Эш барышында 2 меңгә якын предприятие финансланган, 1 меңнән артык гаилә партнерлык финанслары ярдәмендә фатирлар сатып алган, 7 меңнән артык банк картасы чыгарылган.
Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, финанс базарының әлеге сегментын максатчан үстерү аның системалылыгын һәм сыйфатын арттыруны, шулай ук партнерлык һәм традицион финансларны гамәлгә ашыру шартларын тигезләүне таләп итә.
Татарстан катнашкан партнерлык финанслары эксперименты кысаларында проблемаларны ачыклау һәм булган хокукый киртәләрне бетерү, шулай ук норматив җайга салуның оптималь механизмнарын эшләү планлаштырыла. Бу халык һәм бизнес өчен партнерлык финанслары инструментларының мөмкинлеген арттыруга һәм үстерүгә, шулай ук халыкара инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Партнерлык финанслары буенча экспериментта республиканың 2 оешмасы катнашкан: Ак Барс Банк һәм Ак Барс Капитал. Тагын 2 гариза Россия Банкында карала.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы банклар ислам продуктларын сатуда зур потенциал һәм кызыксыну күрсәтәләр. Шулай ук үткәрелгән сораштыру буенча, предприятиеләрнең 39% ислам продуктлары белән кызыксына. Аларны нигездә хезмәт хакы проектлары, машиналарны һәм җиһазларны аренда-лизинг, кичектереп түләү шартында сатып алу-сату кызыксындыра.
Министр эксперимент чорына Татарстан Республикасында партнерлык финансларын үстерү буенча чараларның җентекле планын тәкъдим итте. Юл картасы партнерлык финанслары өлкәсендә халыкның һәм бизнесның мәгълүматлылыгын һәм финанс грамоталылыгын арттыруны, белгечләр әзерләүне, норматив көйләү буенча тәкъдимнәр кертүне, базарны һәм финанс инфраструктурасын үстерүне, партнерлык финанслары принципларында проектларга инвестицияләр җәлеп итүне, шулай ук халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүне үз эченә ала.
Партнерлык банк хезмәтләрен гамәлгә ашыру турында Сбер, Ак Барс Банк һәм «Амаль» финанс йорты вәкилләре сөйләде. Партнерлык финанслары өлкәсендә белгечләр әзерләү турында Россия ислам институты ректоры Рафыйкъ Мөхәммәтшин хәбәр итте, ә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе – ислам финанслары формасында булган чит ил инвестицияләрен җәлеп итү. «Бу бик мөһим. Без бизнес вәкилләренең мондый проектны, партнерларны табып, аларны Россиягә алып килүләрен көтәбез. Бу законның юкка гына кабул ителмәвенең һәм тырышлыкларның юкка гына үтмәвенең төп дәлиле булачак», – диде ул.
«Төп сорау – белгечләрне аттестацияләү. Безгә моны законнарда язарга туры килергә мөмкин. Монда нокта куярга һәм продуктны хәләл дип тануның соңгы урынын билгеләргә кирәк. Югыйсә бездә һәрвакыт халыктан һәм тиешле структуралардан сораулар булачак. Шуңа күрә бу эшкә бик сакчыл карарга кирәк», – диде Максим Топилин.
«Мине бер сан гаҗәпләндерде. Ислам динен тотучылар банкларга триллион сумга якын акча кертми, чөнки бу аларның диннәренә туры килми, дип саныйлар. Әгәр шулай икән, без бу кешеләр финанс институтларына акча алып килсен һәм бу акчалар безнең икътисадка эшли башласын өчен барысын да эшләргә тиешбез», – дип саный Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов халыкка ислам финанслары мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү кирәклеге һәм гражданнарның финанс грамоталылыгын арттыру турында тагын бер тапкыр билгеләп үтте. Бу, шул исәптән, мошенниклыкның теләсә нинди омтылышын туктатырга да ярдәм итәчәк.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте