Татарстан халкын «Без бергә» халыкара премиясе финалистлары өчен тавыш бирергә чакыралар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

6 ноябрьгә кадәр Татарстан халкы «Без бергә» халыкара премиясе финалына чыккан 128 социаль проектның берсенә ярдәм итә ала. Премия Россия Президенты йөкләмәсе буенча булдырылган, иң яхшы проектларга бүләкләрне Владимир Путин үзе тапшыра.

Премия сайтында 2023 елгы финалистлар исемлеге урнаштырылган. Гариза бирү кампаниясе барышында 40 меңгә якын гариза алынган – бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 5 меңгә күбрәк.

Илнара Зиннәтуллинаның «Тормышны кадерлибез» проекты волонтерлар трегында, «МЫВМЕСТЕ – Россия» номинациясендә тәкъдим ителгән. Ул гуманитар ярдәм күрсәтү һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү үзәген булдыруга, шулай ук махсус хәрби операциясен уздыру зонасында сугышчыларга ярдәм итәчәк волонтерлар командасын оештыруга юнәлдерелгән. Проект өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

  «Ак Барс созидание» хәйрия фондыннан  «Мөмкинлекләр иле» номинациясендә «Благопредприниматель» коммерциясез оешмалар трекында тәкъдим ителгән Ул балаларның финанс белемнәрен арттыру максатыннан төзелгән. Балалар үз бизнес-планнарын төзиячәк һәм яклаячак һәм гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алачак. Яшь эшкуарларга экспертлар ярдәм итәчәк, алар продукцияне ничек дөрес итеп чыгарырга кирәклеген әйтәчәк. Проект өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин 

Россиянең 48 төбәгеннән барлыгы 128 иң яхшы социаль проект финалга чыккан.

Җиңүче булыр өчен, финалистларга федераль экспертлар жюрие тарафыннан югары бәя алырга кирәк. Премия жюрие составына аның оештыру комитеты әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясе Президенты хакимиятенең беренче урынбасары Сергей Кириенко керә.

Халык тарафыннан тавыш бирү 16 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр уза, ул барлык россиялеләр өчен дә ачык.

Премиядә җиңү – грант, остаз ярдәме һәм проектларны үстерүдә ярдәм алу мөмкинлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International