Татарстанда башлангыч эшкуарлар өчен масштаблы бизнес-интенсив узачак

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

15 ноябрьдә Татарстанда, республика Икътисад министрлыгы ярдәме белән, эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен үзләштерергә һәм үз бизнесларын башларга теләүчеләр өчен яңа белем бирү программасы старт ала. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында 100 татарстанлы федераль экспертлар һәм остазлар белән бушлай бизнес-интенсивта катнаша ала.

«Минем бизнес» төбәк үзәге һәм Икътисад министрлыгы үз эшен башларга ниятләгән республика халкын «Яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен бизнес-старт» интенсивына чакыра. Курс үз эшен булдыру, үстерү һәм масштаблау өчен нигез булачак. Ул эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның хокукый һәм финанс нигезләренең үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итәчәк. Катнашучыларны финанс максатлар куярга, аларның казанышларын күзәтергә һәм теләсә нинди масштабтагы бизнес алып бару процессында «авырлыкларга» вакытында җавап бирергә өйрәтәчәк. 

2 атна эчендә профильле белгечләр катнашучыларга түбәндәгеләр турында сөйләячәкләр:

  • киләчәк бизнес идеясын формалаштыру;
  • максатлы аудиторияне сегментлаштыру һәм кыйммәт тәкъдимен формалаштыру; 
  • проект базарының үзенчәлекләрен, көндәшләрен һәм көндәшлек өстенлекләрен аңлау; 
  • маркетинг коралларын аңлау; 
  • бизнес хуҗасының җаваплылыгы һәм хокуклары турында сөйләшү; 
  • салым салуның оештыру-хокукый формасын һәм режимын сайларга һәм салым йөкләмәсен исәпләү.

Курс гибрид форматта узачак: көндезге лекцияләр, онлайн-вебинарлар һәм югары квалификацияле бизнес-экспертлар белән консультацияләр. Уку нәтиҗәсе экспертлар жюрие алдында бизнес-проектларны яклау булачак. 

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә була, «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә, хезмәт: «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» дигәнен сайларга кирәк.

КУЭ цифрлы платформасында авторизацияләү өчен оешманың дәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) исәпкз алу язуы да җитә. Теркәлү инструкциясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://clck.ru/36HPb6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International