Татарстанда Бердәм килештерләр кабинетын булдыру өчен кирәкле инфраструктура әзерләү турында фикер алыштылар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда региональ дәүләт хезмәтләре порталында «Бердәм килештерүләр кабинеты» булдыру планлаштырыла. Хәзер төбәктә цифрлы сервис булдыру өчен кирәкле техник һәм норматив база әзерләү буенча актив эш алып барыла. 

Бүген ТР Икътисад министрлыгында ресурслар белән тәэмин итүче, электр челтәре һәм газ бүлү оешмаларын бердәм цифрлы системада хезмәттәшлеккә тоташтыру һәм система эчендә эш регламентын әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Эшлекле очрашуда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, Пространстволы үсеш институты, Росреестр, Цифр министрлыгы, ИҮА, Цифрлы трансформация үзәге һәм башка структуралар вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел сентябрьдә Бердәм килештерүләр кабинеты булдыру турындагы карар Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.

Бердәм килештерүләр кабинеты инвестиция объектларын кирәкле инженерлык инфраструктурасына «бер тәрәзә» форматында тоташтыру юлын кыскартырга һәм берләштерергә тиеш. Ул проектны башлау өчен кирәкле биш төр ресурсны (электр энергиясе, газ, су, су чыгару һәм җылылык) үз эченә алачак һәм инвесторга элек кәгазьдә шәхсән бирергә кирәк булган һәр юнәлеш буенча аерым документларны алыштырачак. 

ТР Цифр министрлыгы система эчендә барлык ресурслар белән тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары, шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектлары хуҗалары өчен шәхси кабинетлар булдырырга планлаштыра. 

Шулай ук кабинетка җир кишәрлекләрен арендага бирү буенча хезмәтләрне оптимальләштерү өчен платформаны шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы белән интеграцияләү дә күздә тотыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Андрей Белоусов тарафыннан Россия төбәкләрендә региональ инвестиция стандартын камилләштерү эше кысаларында челтәргә тоташтыру срокларын кыскарту өчен, законнарны камилләштерү бурычы куелды.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда уңайлы һәм тотрыклы эшлекле климат формалаштыру өчен башкарма органнар һәм эшкуарлар арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән инвестицион стандартның биш элементын кертү төбәкнең инвесторлары һәм бизнес-берләшмәләре тарафыннан расланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International