Агымдагы елда Экспортка ярдәм итү үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның кече һәм урта бизнесының 52 уникаль вәкиленең 19 халыкара күргәзмәдә катнашуын оештырды. Катнашу нәтиҗәсе булып Көнчыгыш Азия илләренә һәм элеккеге союз республикаларына программа тәэминаты, эндоскопия җиһазлары, шулай ук башка техника һәм комплектлау материаллары китерүгә экспорт контрактлары тора.
Күргәзмә-ярминкә чаралары ел дәвамында Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә уздырыла.
Аларда ЭЯҮ ярдәме белән 52 уникаль субъект катнаша. Аларның 11 субъекты полипропилен макроүткәргеч, полимер торбаларны тоташтыру өчен аппаратлар, эндоскопик җиһазлар ультратавышлы счетчиклар һәм датчиклар, логистик программа тәэминаты, софтка лицензияләр, ашламалар, комплектлау материаллары һәм Татарстан җитештергән башка продукцияне китерү буенча экспорт контрактлары төзеде.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортлаучы җитештерүчеләрнең күргәзмәләрдә бушлай катнашуын оештыра. Үзәк күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзү, өстәмә җиһазлар арендалау, тәрҗемәче эшен оештыру (чит ил күргәзмәләре), трансфер (чит ил күргәзмәләре), презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итү, күргәзмә үрнәкләрен китерү (чит ил күргәзмәләре), шулай ук теркәү кертемнәре өчен чыгымнарны үз өстенә ала. Катнашучылар вәкиллек чыгымнарын гына түләячәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтү төбәктә экспорт эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыра, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләргә тышкы икътисадый эшчәнлекне үзләштерергә һәм үз продукциясе белән дустанә илләр базарларына уңышлы чыгарга ярдәм итә.
Хезмәтләр өчен «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.