Менделеевск һәм Чистайда яңа производстволар барлыкка киләчәк

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә төбәкнең алдынгы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. 5 проект каралды. 

Товар бетоны җитештерү буенча яңа инвестиция проекты Менделеевскида «Бетонмаркет» ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Ул 70 млн.сумга бәяләнә. Эшләтеп җибәргәннән соң, бетоннан тыш, предприятие вак таш һәм ТБЭ чыгару белән шөгыльләнәчәк. «Чистай» алгарышлы үсеш территориясендә май җитештерү заводы эшли башлаячак. 

Комиссия әгъзалары шулай ук Чаллы, Зеленодольск һәм Менделеевск шәһәрләрендә АҮТ резидентлары проектларына үзгәрешләр кертүне дә карадылар. Үзгәрешләр эш урыннары санын һәм проектларның бәясен арттыруга кагылган. 

Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, республика даими нигездә инвестицион активлык стимуллаштырыла. 2023 елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр күләме Татарстанда 386,4 млрд сум тәшкил итә, ягъни 2022 елның беренче яртыеллыгы дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 116,5%. Татарстанда инвестицион эшчәнлектә катнашучыларның үзара эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру өчен беренче регионнар арасында Региональ инвестицион стандарт гамәлгә ашырылган. 

«Татарстанда инвестицион проектларга ярдәм итү һәм аларга булышып тору механизмы – Региональ инвестицион стандарт гамәлгә ашырылды һәм бизнес-берләшмәләр тарафыннан расланды. Стандарт инвестиция проектын гамәлгә ашыру циклы дәвамында инвестор белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзергә мөмкинлек бирә, срокларны шактый кыскарта һәм инфраструктурага тоташуны җиңеләйтә», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, инвесторлар үз бизнесларын урнаштыру өчен тиешле урынны Татарстан Республикасының инвестицион картасында сайлый ала, ул региональ инвестиция стандартын кертү кысаларында төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International