Татарстанда 2000гә якын экспортлаучы компания бар, аларның күпчелеген кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре тәшкил итә

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Бу хакта бүген «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгында узган тышкы базарларга чыгуга багышланган семинарда хәбәр иттеләр. Чараны ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының ТР Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова чикләүләр беренче чиратта экспорт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче эшкуарларга тәэсир итте, әмма республика эшкуарлары тиз арада үз юнәлешләрен үзгәртте һәм яңа сату базарларын тапты, дип билгеләде.

«Экспортны үстерү буенча илкүләм проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк, экспортка ярдәм итү буенча барлык чаралар озайтылачак. Шулай ук 15 яңа юнәлеш гамәлгә ашырылачак – бу ташламалы финанслау, транспорт чыгымнарына, продукцияне сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү. Без дә республика ярдәм чараларының Чаралар планын төзибез, Экспортка ярдәм итү үзәге сездән тәкъдимнәр көтә», – диде Наталья Кондратова.

Эшкуарлар белән очрашуда Кытайга чыгу үзенчәлекләре, бизнесны үстерү өчен эшкуар белергә тиешле транспорт логистикасы мәсьәләләре каралды. Татарстанда 2000гә якын экспортлаучы компания бар, аларның күпчелеген кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре тәшкил итә.

«Агымдагы елда Кытай базары яңадан ачылды, карантин чикләүләре бетерелде, һәм Россия эшкуарлары әлеге илдән үз контрагентлары белән мөнәсәбәтләрен яңартты. Кытай базарына Татарстаннан азык-төлек җитештерүчеләр актив чыга башлады – көнбагыш һәм рапс мае, кондитерлык эшләнмәләре, сөт продукциясе сорала. Кытайдан Россия җиһазларын һәм нефть химиясе компанияләре продукциясен актив сатып алалар. Тагын бер юнәлеш – көнкүреш химиясе», – дип сөйләде ТР Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт.

Үз продукциясен Кытайга экспортларга ниятләгән Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чараларыннан файдалана ала. Бу чаралар комплексы, ул чыгымнарсыз чит ил сатып алучысын табарга, продукцияне алга этәрергә, Кытай территориясендә күргәзмәләрдә катнашырга, халыкара маркетплейсларда теркәлергә, китерү чыгымнарын финансларга мөмкинлек бирәчәк.

2023 елның 9 аенда Татарстанның 1741 эшкуары экспортка ярдәм итү төбәк үзәге хезмәтләреннән файдаланган, 57 эшкуар 18,73 млн АКШ доллары суммасына экспорт контрактлары төзегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International