ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль берәмлекләр башлыклары – «Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарәчелек компетенцияләрен һәм һөнәри әһәмияткә ия күнекмәләрен үстерү» квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар каршында чыгыш ясады. Программаның оештыручылары - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Икътисад министры доклады Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган иде. Үзенең чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль-икътисадый үсешнең агымдагы тенденцияләре турында сөйләде, игътибарны аеруча муниципаль берәмлекләр һәм тармаклар эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә юнәлтте. Чыгышта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, Россиянең БСОга керүе шартларына республика икътисадын җайлаштыру, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, республика моношәһәрләре үсеше һәм башка шундый сораулар яктыртылды.
Үзенең чыгышын йомгаклап, Мидхәт Шаһиәхмәтов республика алдында торган бурычларны хәл итү өчен республика хакимияте органнары, муниципалитетлар һәм предприятиеләрнең координацияләнгән уртак эше таләп ителүен ассызыклады.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясенең (РТК) координаторы Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә социаль партнерлык яклары координаторларының «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында» Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү төзү мәсьәләләренә багышлангын очрашуы узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры, РТКның Хөкүмәт ягы координтары Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе рәисе, РТКның профсоюзлар ягы координаторы Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Республика өч яклы килешүен РТКның агымдагы елның декабре ахырында узарга тиешле чираттагы утырышында имзаларга планлаштырылды
2013 елның 4 нче декаберендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәкләре челтәрен үстерү турында бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырды
Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
“Кешеләр өчен җайлы булган күп функцияле үзәкләр булдыру – бу безнең мөһим бурыч. Без үз гражданнарыбызны, төрле белешмәләр һәм документлар эзләп, төрле инстанцияләр буйлап йөрү зарурлыгыннан коткарырга тиеш, - дип белдерде Д.Медведев, киңәшмәне ачып.
Россия Федерациясе Премьер-министры китергән күрсәткечләр буенча, хәзер Россиядә 848 шундый учреждение эшли. Аларга илебез халкының өчтән бере диярлек мөрәҗәгать итә ала. Төп бурыч – 2015 ел азагына 90% граждан өчен бер тәрәзә принцибы буенча хезмәт күрсәтүләргә ирешү мөмкинлеген тәэмин итү. Моның өчен КФҮ санын якынча 3 мәртәбәгә арттырырга кирәк.
Үткән ел КФҮ эшенең хокукый нигезләре тәгаен формалаштырылды. Хөкүмәт аеруча таләп ителә торган, мондый үзәкләрдә беренче чиратта күрсәтелергә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр исемлекләрен билгеләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков 2013 елның 2-3 декабре көннәрендә Калуга шәһәрендә узган «Россия Федерациясе субъектларының нәтиҗәле үсеше факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» конференциясендә катнашты.
Чараның төп максаты – тышкы базарга чыгарга һәм глобаль тәэминатчылар чылбырын төзергә омтылган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерү.
Чара кысаларында кече һәм урта бизнесның эре Россия һәм халыкара предприятиеләр белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләренә һәм перспективаларына, глобаль җитештерү-сату чылбырына кушылуга һәм Россиянең БСОга керүе шартларында илнең кече һәм урта бизнесының тышкы икътисадый эшчәнлеге үсеше перспективаларына һәм гамәлдәге каршылыкларга анализ ясауга кагылышлы сораулар яктыртылды.
2013 елның 6нчы декаберендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләү чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясенең утырышы уздырыла. Югарыда аталган программада катнашырга заявка биргән эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышында катнашырга чакырабыз.
Утырыш түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт, 429нчы кабинет.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-51
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ коллективын оешманың 20 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм!
Икътисад министрлыгы һәм «ТР ИСТҮ» ДБУ – коллегалар гына түгел, безне олы дуслык һәм тыгыз хезмәттәшлек җепләре бәйли. «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры Алевтина Кудрявцева, коллективта эшлекле мохит һәм яхшы кәеф тудырып, һәрчак танылу һәм уңышка йөз тотып, куелган бурычларны үтәү максатында коллективка дөрес юнәлеш биреп, озак еллар Икътисад министрлыгында эшләде.
Без сезгә нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәтебезне белдерәбез. «ТР ИСТҮ» ДБУда менә дигән, югары һөнәрилеккә ия, хезмәт сөючән, республика Хөкүмәте куйган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгарга сәләтле коллектив эшли. Бүген «ТР ИСТҮ» ДБУ – катлаулы социаль-икътисадый бурычларны чишә торган институт. Республика Хөкүмәтенең бер генә карары да диярлек сезнең катнашыгыздан башка кабул ителми.
Хөрмәтле эшкуарлар! Сезгә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Инвестицион проектларны башкару (гамәлгә ашыру) өчен җәлеп ителә торган кредитлар, урта эшкуарлык субъекты булган Россия оешмалары йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантияләре, «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясенең бүлендек җәмгыяте йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясенең банк гарантияләре буенча Россия Федерациясе дәүләт гарантияләре бирүнең кагыйдәләрен раслау турында» 2012 елның 28 декабрендәге 1451нче карарына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла торган гарантия механизмы операторы итеп «МСП Банк» ААҖ билгеләнүе турында хәбәр итәбез.
Гарантия механизмын гамәлгә ашыруның төп максаты - урта бизнес (100дән алып 250гә кадәр кешесе, 400 млннан 1 млрд сумга кадәр табышы булган) өчен финанс ресурсларының алырлык булуына ирешү. Гарантияләр Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2013 елның 21 мартындагы 143нче боерыгы таләпләренә туры килә торган урта эшкуарлык субъектының инвестицион проектларын кредитлауны башкара торган банклар файдасына биреләчәк, шул ук вакытта проектның тулы кыйммәтенең 70%ы капитал салуларны тормышка ашыруга тотылырга тиеш.

4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Дәүләт советының эшче төркеме һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия докладын әзерләү буенча редакция төркеме утырышында катнашты.
Эшче төркем доклады проектын Россия Федерациясе Дәүләт советының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» төркемчәсе җитәкчесе, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов һәм эшче төркемнең докладын әзерләү буенча редакция төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Андрей Клепач тәкъдим итте.
Татарстан Республиксында 2013 елның февраленнән «2013-2016 елларга Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм нефть-химия комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» озакка исәпләнгән максатчан программа гамәлдә.
Татарстан Республикасының программаны эшләү һәм тормышка ашыру тәҗрибәсе эшче төркем доклады проекты кысаларында югары җитештерүчәнлеккә ия эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне стимуллаштыру буенча төп ысулларны гамәлгә кертү буенча алдынгы төбәк тәҗрибәләре исемлегенә кертелде.
2013 елның ноябре ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәтендә Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасына күчүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Югары икътисад мәктәбе» Фәнни-тикшеренү университетының беренче проректоры Александр Шамрин доклад белән чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен сынау буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды, шулай ук гомумән алганда төбәкләрнең контракт системасын кертүгә әзер булулары билгеләнеп үтелде.
2013 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Айрат Хәсәнов рәислегендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясенең (РТК) эшче төркеме утырышы узды.
Чарада РТК эшче төркеме әгъзалары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль өлкә тармаклары үсеше бүлеге башлыгы Наталья Прозорова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International