ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инновацияле үсеш департаменты директоры Артем Шадрин катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында инновацияле территориаль кластерларга алга таба ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның ноябрь уртасында алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы советы утырышында «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» (аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда хокук бозулар өчен җаваплылык билгеләү өлешенә) федераль закон проектын кертелгән тәкъдимнәр һәм күрсәтелгән кимчелекләрне исәпкә алып эшләп бетерү турында карар кабул ителде.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру чаралары планына ярашлы рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан берничә карар кабул ителде.


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары – республика алдында торган бурычларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Утырыш Казанда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Икече форумда 1000нән артык кеше катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан коммерциячел булмаган оешмалар, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының иҗтимагый советлары, республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләре, шулай ук чакырылган экспертлар, федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген “Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп тенденцияләре турында”гы киңәшмәдә катнашучылар Татарстан икътисадының агымдагы торышы һәм аны үстерү өчен кирәкле адымнар һәм чаралар хакында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук фикер алышуларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья һәм шуның белән бергә республика икътисадының да үсеш темплары акрынаюны билгеләп үтте. "Билгеле бер акрынаю күзәтелә һәм без, агымдагы вәзгыятьтән чыгып, нинди чаралар күрергә кирәклекне аңларга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, ваклап сатуда җитди акрынаю сизелә, АСКда уңайсыз хәл, тулаем алганда җыелма региональ продукт үсеше кимеде. "Һәм без үсешебез ничек дәвам итәчәкне аңларга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
2013 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәр Татарстанда клавиатурада ун бармак белән күрмичә («сукырларча») басу методы буенча «СОЛО» республика бәйгесе уздырылды.
Конкурс гомуми үсешкә, социаль адаптациягә, актив тормыш позициясен арттыруга этәргеч бирә торган заманча компьютер технологияләрен гражданнар тарафыннан үзләштерелүенә һәм клавиатурада күрмичә басарга өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм әлеге күнекмәләрне үстерү максатыннан оештырыла.
Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсеше турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча IV Республика бәйгесенә старт бирә.
Бәйгегә татар һәм рус телләрендәге барлык милек формаларындагы басма, электрон, радио- һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларына караган журналист эшләре һәм медиа-проектлар кабул ителә. Кече һәм урта бизнес үсешен яктыртудан тыш, публикацияләрдә инфраструктура үсешенең уңай мисаллары һәм эшкуарларга ярдәмнең башка формалары турында сөйләнергә тиеш. Тантананың үткәрелү вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Казанда “Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” иҗтимагый форумы үз эшен башлады.
Форум БДБ эшләре буенча Федераль агентлык, чит илдә яшәүче ватандашлар, һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек (Россотрудничество) белән берлектә ТР Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.
Форум кысаларыда, аерым алганда, дәүләтләр арасында багланышларны ныгыту, Евразия икътисади берлеге даирәсендә бердәм инфраструктураны үстерү, социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә масштаблы проектларны тормышка ашыру, Таможня союзының тышкы икътисади элемтәләрен үстерү, интеллектуаль милек базарын үстерү һ.б. мәсьәләләре турында сөйләшенә.
Форум эшендә РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр, дип планлаштырыла.
Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы төзелешенә 267 млрд сум сарыф ителгән. Бу хакта “Татнефть” генераль директоры Наил Мәганов белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы сайтында хәбәр итүләренчә, бүген ул республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында үткәргән киңәшмәдә чыгыш ясаган.
Наил Мәганов мәгълүматына караганда, “ТАНЕКО” төзелеш мәйданчыгында эш күп булган чорда 15 мең кеше эшләгән. Комплексны файдалану өчен 2,3 мең эш урыны булдырылган. “ТАНЕКО” ның беренче чираты 2011 елның декабрендә тапшырылган.
Гомумән, предприятие 16 млн тонна чамасы чимал эшкәрткән, дип белдерде Н.Мәганов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта гидрокрекинг урнаштыру өчен көйләү эшләре бара, ул нефть эшкәртү тирәнлеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
Бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә.
Ф.Мөхәммәтшин Татарстанга федераль акчалар җәлеп итү буенча республика тармак министрлары һәм Дәүләт Думасы депутатларының эшләрен югары бәяләде. Республика 38 федераль максатчан программаның 25 ендә катнаша. 2013 елда республика бюджетыннан финанслауны да исәпкә алып бу программалар буенча күп акча үзләштерелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014-2015 елларда бу күләмне саклау бурычы куелуын, бигрәк тә илдә икътисади вәзгыять киеренке икътисад үсеше акрынайганда, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда икътисад үсеше 1,2 процент тәшкил итсә, Россиядә үсеш бөтенләй юк. “Мондый вәзгыять торганда федераль программалар буенча һәр тиен өчен тырышу зарур”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 26 нояберендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» дип аталган мәгълүмати-аналитик системаның эш нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмати-аналитик системасында Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төп параметрлары буенча мәгълүмат һәм аналитик материал тупланган. Әлеге система Татарстанның кыска һәм уртача вакытка йөз тоткан үсеш фаразларының күп вариантларын, республика муниципаль берәмлекләре үсеше фаразларын исәпләргә, Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматлары буенча төбәкара чагыштырулар үткәрергә һәм Россия Федерациясе Президенты указларының үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International