Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль берәмлекләр башлыклары – квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар каршында чыгыш ясады

2013 елның 6 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль берәмлекләр башлыклары – «Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларының идарәчелек компетенцияләрен һәм һөнәри әһәмияткә ия күнекмәләрен үстерү» квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар каршында чыгыш ясады. Программаның оештыручылары - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Икътисад министры доклады Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган иде. Үзенең чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль-икътисадый үсешнең агымдагы тенденцияләре турында сөйләде, игътибарны аеруча муниципаль берәмлекләр һәм тармаклар эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә юнәлтте. Чыгышта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, Россиянең БСОга керүе шартларына республика икътисадын җайлаштыру, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, республика моношәһәрләре үсеше һәм башка шундый сораулар яктыртылды.
Үзенең чыгышын йомгаклап, Мидхәт Шаһиәхмәтов республика алдында торган бурычларны хәл итү өчен республика хакимияте органнары, муниципалитетлар һәм предприятиеләрнең координацияләнгән уртак эше таләп ителүен ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International