«МСП Банк» ААҖ урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре буенча җаваплылыкны үз өстенә алуны тәкъдим итә

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар! Сезгә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Инвестицион проектларны башкару (гамәлгә ашыру) өчен җәлеп ителә торган кредитлар, урта эшкуарлык субъекты булган Россия оешмалары йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантияләре, «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясенең бүлендек җәмгыяте йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясенең банк гарантияләре буенча Россия Федерациясе дәүләт гарантияләре бирүнең кагыйдәләрен раслау турында» 2012 елның 28 декабрендәге 1451нче карарына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла торган гарантия механизмы операторы итеп «МСП Банк» ААҖ билгеләнүе турында хәбәр итәбез.


Гарантия механизмын гамәлгә ашыруның төп максаты - урта бизнес (100дән алып 250гә кадәр кешесе, 400 млннан 1 млрд сумга кадәр табышы булган) өчен финанс ресурсларының алырлык булуына ирешү. Гарантияләр Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2013 елның 21 мартындагы 143нче боерыгы таләпләренә туры килә торган урта эшкуарлык субъектының инвестицион проектларын кредитлауны башкара торган банклар файдасына биреләчәк, шул ук вакытта проектның тулы кыйммәтенең 70%ы капитал салуларны тормышка ашыруга тотылырга тиеш.


Урта эшкуарлык субъектына банк тарафыннан бирелгән кредит суммасының (төп бурычның) 50%ка кадәре гарантияләр белән тәэмин ителә, әмма ул 1 млрд сумнан артык була алмый.


Гарантия срогы – 2дән 10 елга кадәр.


Гарантия биргән өчен комиссия күләме елына 1,5%тан 1,8%ка кадәр.


«МСП Банк» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү чаралары турында өстәмә белешмәне http://www.mspbank.ru  сайтыннан, шулай ук түбәндәге телефоннан белә аласыз: 8 (495) 783-79-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International