Россия Федерациясе Хөкүмәтендә төбәкләрдә сатып алулар буенча контракт системасы мәсьәләләрен тикшерделәр

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
2013 елның ноябре ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәтендә Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасына күчүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, «Югары икътисад мәктәбе» Фәнни-тикшеренү университетының беренче проректоры Александр Шамрин доклад белән чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен сынау буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды, шулай ук гомумән алганда төбәкләрнең контракт системасын кертүгә әзер булулары билгеләнеп үтелде.
Пилот проект нәтиҗәләре буенча ачыкланган төбәк проблемалары арасында Александр Шамрин законга ярашлы норматив хокукый актларның акрынлап эшләнелүенә бәйле методик ярдәм дефицитын, шулай ук беренче чиратта үзен муниципаль дәрәҗәдә сиздерә торган кадрлар проблемасын атады: «Авылда администрация биш-җиде кешедән тора, һәм бу биш-җиде кеше арасыннан контракт идарәчесен билгеләргә дә, сатып алу комиссиясен дә, үзләренә үзләре контрольлек итәргә тиешле контроль органын да төзеп куярга кирәк».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International