ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 13 нче декаберендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 308 нче каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Россия нанотехнологияләр җәмгыяте Татарстан бүлегенең III ел саен уздырыла торган конференциясе узды.
Татарстан Республикасы наноиндустриясенең комплекслы үсеше буенча инновацияле һәм инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруда бизнес вәкилләренең, белем бирү һәм фәнни оешмаларның, башкарма хакимият органнарының эшен оештыруда Татарстан бүлеге әгъзаларының катнашу нәтиҗәлелеген үстерү мәсьәләләре конференциянең төп темасы булды.
Өченче квартал йомгаклары буенча Татарстан Республикасында инвестиция күрсәткечләренең уңай динамикасы саклана.
Әйтик, 2013 елның 9 аенда республика үсеше өчен төп капиталга инвестицияләр 306281,9 млн сумлык кертелгән, бу 2012 елның шул ук чорына карата 110,6%ны тәшкил итә (РФ буенча уртача – 98,6%).

Татарстан Республикасы 2013 елның гыйнвар-сентябрь айларында төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1нче урын алды, Россия Федерациясе субъектлары арасында – 4 урын.
2013 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы икътисадына 658614,7 мең долларлык чит ил инвестицияләре кергән, бу узган елның шул чорына карата 156,8% дигәнне аңлата.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Татарстан эшкуарларын 2014 елның 21 февралендә Берлинда узачак Германиядә Россиянең инвестицион имиджын яхшырту буенча «Үсә баручы базар. Урта бизнес. Модернизация» конференциясендә катнаштыруны оештыру эшләре алып барыла.
Конференцияне оештыручылар: Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия – Германия Тышкы сәүдә палатасы.
Конференциянең төп темасы – Россия икътисадын модернизацияләү барышында Россия – Германия икътисадый мөнәсәбәтләре перспективалары. Россия – Германия Тышкы сәүдә палатасы чарада катнашу өчен немец компанияләрен Россия катнашучылары исемлегенә һәм аларның ихтыяҗларына ярашлы рәвештә сайлаячак.
2013 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президентының йөкләмәсенә яраклы рәвештә 12.00 алып 20.00 сәгатькә кадәр, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак:
-Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 524-91-66


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 1-7 декабре көннәрендә Татарстан Республикасында Әстерхан өлкәсе дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре делегациясе стажировка узды. Бу Россия Федерациясе Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Әстерхан дәүләт хезмәткәрләренең Татарстанга икенче тапкыр килүе.
Стажировка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе тарафыннан оештырылды.
2013 елның 6 декабрендә Казан банк мәктәбендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, министрлыкка караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, «Ростелеком» ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Сила Лиса Case Club» Бизнес-клубыннан бизнес кейсларны чишү буенча мастер-класс уздырылды.
Чарада 150дән артык кеше катнашты: мәктәпнең үз укучылары һәм башка оешмалар вәкилләре.
Узган чара турында тулырак мәгълүмат белән http://vk.com/slccc адресы буенча танышырга була.
2013 елның 6 нчы декаберендә Уфа шәһәрендә "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" Россия Федерациясе Президентының 07.05.2012 № 601 Указын Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру буенча җайга салу киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү департаментының финанс-хокукый консультацияләр бүлеге мөдире Альбина Гергерт катнашты.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел, 4 декабрь, 954 нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү» дәүләт программасы расланды.
Эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме юнәлешләрен яктырту максатында Алабугада министрлык карамагындагы бизнес-инкубаторда ачык ишекләр көне үткәрелде.
Әлеге чара кысаларында 2нче урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм КФ(П)Уның Алабуга институты студентлары белән очрашулар оештырылды. Очрашуларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм программалары тәкъдир ителде, бизнес-инкубатор һәм ул күрсәткән хезмәтләр турында сөйләнде, инновацияле идеяләрнең тууы һәм аларны тормышка ашыру этаплары презентацияләре күрсәтелде.
Үзләренең уңыш тарихлары турында бизнес-инкубаторның бүгенге резидентлары - «Скай-бридж» ҖЧҖ һәм вузны тәмамлаучылар - «Николаева» ШЭ һәм «ТИМЕР» ҖЧҖ вәкилләре сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International