Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары игътибарына!

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 6нчы декаберендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләү чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясенең утырышы уздырыла. Югарыда аталган программада катнашырга заявка биргән эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышында катнашырга чакырабыз.
Утырыш түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт, 429нчы кабинет.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-51
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International