Министрлыкка караган Экспортка ярдәм итү үзәге «Россия Федерациясе субъектларының нәтиҗәле үсеше факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» конференциясендә катнашты

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков 2013 елның 2-3 декабре көннәрендә Калуга шәһәрендә узган «Россия Федерациясе субъектларының нәтиҗәле үсеше факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» конференциясендә катнашты.


Чараның төп максаты – тышкы базарга чыгарга һәм глобаль тәэминатчылар чылбырын төзергә омтылган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерү.


Чара кысаларында кече һәм урта бизнесның эре Россия һәм халыкара предприятиеләр белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләренә һәм перспективаларына, глобаль җитештерү-сату чылбырына кушылуга һәм Россиянең БСОга керүе шартларында илнең кече һәм урта бизнесының тышкы икътисадый эшчәнлеге үсеше перспективаларына һәм гамәлдәге каршылыкларга анализ ясауга кагылышлы сораулар яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International