Мидхәт Шаһиәхмәтов «ИСТҮ» ДБУ директоры Алевтина Кудрявцеваны һәм хезмәт коллективын оешманың 20 еллыгы белән котлады

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ коллективын оешманың 20 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм!


Икътисад министрлыгы һәм «ТР ИСТҮ» ДБУ – коллегалар гына түгел, безне олы дуслык һәм тыгыз хезмәттәшлек җепләре бәйли. «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры Алевтина Кудрявцева, коллективта эшлекле мохит һәм яхшы кәеф тудырып, һәрчак танылу һәм уңышка йөз тотып, куелган бурычларны үтәү максатында коллективка дөрес юнәлеш биреп, озак еллар Икътисад министрлыгында эшләде.


Без сезгә нәтиҗәле уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәтебезне белдерәбез. «ТР ИСТҮ» ДБУда менә дигән, югары һөнәрилеккә ия, хезмәт сөючән, республика Хөкүмәте куйган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгарга сәләтле коллектив эшли. Бүген «ТР ИСТҮ» ДБУ – катлаулы социаль-икътисадый бурычларны чишә торган институт. Республика Хөкүмәтенең бер генә карары да диярлек сезнең катнашыгыздан башка кабул ителми.


Татарстаныбыз муллыгы өчен бергәләп күп нәрсәләр эшли алачагыбызга, иң кыю ниятләрнең тормышка ашачагына, иң катлаулы проблемаларны җиңәчәгебезгә һәм иң матур өметләрнең чынга әвереләчәгенә ышанабыз.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәрвакытта да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең ышанычлы һәм дустанә партнеры булып калачак. Сезгә алга таба да муллык, тотрыклылык һәм иминлек телибез! Үзегезгә аталган иң җылы һәм ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итегез! Сезгә бәхет һәм уңыш һәрвакыт юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International