ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2013 ел
шимбә
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге Россия Федерациясенең товарлар китерүгә, эшләрне башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказларны урнаштыру турында мәгълүматны урнаштыру өчен рәсми сайтында 2014 һәм 2015 елга заказларны урнаштыру план-гарфикларын урнаштыру үзенчәлекләре турында» 2013 елның 20 сентябрендәге 544нче боерыгы кабул ителде.
Боерык zakupki.gov.ru сайтында 2014 һәм 2015 елга (бердәм мәгълүмати системаны эшләтеп җибәрү алдыннан күчеш периоды) заказлар планын һәм план-графикларын урнаштыру үзенчәлекләрен тасвирлый.

Боерык буенча план-графикта сатып алуларны конкурс, аукцион үткәрү, котировкалар сорау, тәкъдимнәр сорау юлы яки бердәнбер тәэминатчы аркылы башкару юлы, шулай ук тәэминатчыны Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә билгеләү ысулы аша башкарылган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр исемлеге бирелгән.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2013 елның 10 октябрендәге 578нче боерыгы (басылды 04.12.2013) белән, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу буенча контракт бердәнбер тәэминатчы белән төзелеп, аның бәясе бер миллиард сумнан артып киткән очракта дәүләт сатып алулары буенча мәҗбүри җәмгыяви фикер алышу тәртибе билгеләнде.
Мондый сатып алуларны җәмгыяви тикшерү сатып алуларны бюджет акчалары (субсидияләр, инвестицияләр һ.б.) хисабына башкара торган дәүләт һәм муниципаль заказчылар, алар тарафыннан моңа вәкаләтләр бирелгән органнар һәм учреждениеләр, шулай ук юридик затлар өчен мәҗбүри. Тикшерүнең расланган тәртибе дәүләт оборона заказы кысаларында хәрби һәм махсус техника, корал сатып алуларга, шулай ук тәэминатчыларны билгеләүнең ябык ысулларын кулланып яисә Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте билгеләгән бердәнбер тәэминатчыдан сатып алуларга кагылмый.
19 декабрьдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева рәислегендә Табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы аналаз үткәрү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Киңәшмә барышында икътисадый эшчәнлекнең төп төрләре буенча агымдагы үсеш анализлары нәтиҗәләре һәм агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча финанс нәтиҗәләре яктыртылды.

Ведомствоара эшче комиссия карары белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белән берлектә, эшчәнлекнең ведомствога караган төрләрендә предприятие эше нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә системалы анализ үткәрү һәм тармак баланс комиссияләренең зыянга эшли торган һәм финанс нәтиҗәләрен киметкән предприятиеләр белән эшен дәвам итү билгеләнде, шулай ук аналитика эшендә Ачык Татарстан мәгълүмати порталының һәм «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмати-аналитика системасы инструментларын куллану тәкъдим ителде.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 18-20 декабре көннәрендә Татарстан Республикасында эш сәфәре белән Алтай крае губернаторы урынбасары Виталий Снесарь җитәкчелегендәге Алтай крае делегациясе килеп китте.
2013 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов рәислегендә делегация белән очрашу оештырылды. Очрашуда республиканың инвестицияләр һәм инновацияләр өлкәләрендәге, хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе күрсәтелде. Моннан тыш, фикер алышуда инвесторларны җәлеп итүгә, инвестицияле проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнарына караган сораулар күтәрелде, республиканың сәнәгать мәйданнары һәм махсус икътисадый зоналары тәкъдир ителде.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Тәэминатчыларны (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең ябык ысулларын, бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) белән контракт төзү мөмкинлеген (төзүне) куллануны килештерү тәртибен раслау турында» 2013 елның 13 сентябрендәге 537нче боерыгы чыкты.
Боерык сатып алу эшчәнлегендә тәэминатчыларны билгеләүнең ябык ысулларын үткәрү кагыйдәләрен, шул исәптән ябык конкурсны, катнашучылары чикле ябык конкурсны, ябык ике этаплы конкурсны, ябык аукционны, бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы), вәкаләтле орган, вәкаләтле учреждение белән контракт төзү мөмкинлеген һәм төзүне үткәрүне килештерү кагыйдәләрен билгели.
Контракт системасы турында закон нормаларына ярашлы рәвештә, боерык 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлегендә катнашучылар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел, 14 декабрь, 989 нчы карары белән 2014 елга Татарстан Республикасының Инвестиция меморандумы расланды.
Меморандумда Татарстан Республикасы инвестицион политикасынын төп юнәлешләре, инвестицион проектлар һәм дәүләт программалары һ.б. сораулар билгеләнгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 декабрендәге 1141нче Карары белән Россия Федерациясе моноюнәлешле торак пунктларының (моношәһәрләрнең) тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген көйләү вәкаләтләре Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгына бирелде. Элегрәк әлеге вәкаләтләргә Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы ия иде.

Татарстан Республикасыннан моношәһәрләрнең федераль исемлегенә бүгенге көндә 7 моношәһәр керә: Яр Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе.
2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды. КФҮнең адресы: Яр Чаллы шәһәре, Маршал Жуков урамы, 23.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, район КФҮ директоры Гүзәл Русская, районның авыл җирлекләре башлыклары, Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсе методологиясе бүлеге башлыгы Наталья Баркова, Татарстан Республикасында КФҮ Вәкиле директоры Ильвира Пузырева катнашты.
Күпфункцияле үзәк ремонт ясалган бинада эшли башлады. Капиталь төзекләндерү өчен акчалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республика бюджетыннан бүленде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 17 декабрендәге 1000нче Карары белән «2014–2020 елларга «Ачык Татарстан» Татарстан Республикасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды.
Программаның максаты – эшчәнлекнең барлык өлкәләренә мәгълүмати коммуникация һәм инновацияле технологияләрне кертү һәм аларны киң куллану, Татарстан Республикасында бердәм мәгълүмати җәмгыять булдыру һәм Татарстан Республикасын глобаль мәгълүмати җәмгыятькә интеграцияләү.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 19 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы узды. Анда «2012 ел йомгаклары буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм бюджетара трансфертлар формасында грантларны бүлү турында»гы мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы инде 3нче ел рәттән Россия Федерациясе субъектлары арасында башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткече рейтингында 1 урынны ала.
http://government.ru/news/9095 Россия Федерациясе Хөкүмәте сайты һәм http://www.minregion.ru/press_office/news/3870.html Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы сайты материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International