ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Дүшәмбе, 2013 елның 23 декабрендә, Казанда «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2013» республика бәйгесе җиңүчеләрен атыйлар. Чара эксперт ток-шоу уникаль форматында танылган Россия бизнес-тренеры Бари Алибасов-младший катнашында уздырыла.
«Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2013» беренче мәртәбә үткәрелә. Бәйгенең максаты – Татарстанның кече һәм урта бизнесы өлкәсе һәм эшкуарлык үсешенә этәргеч бирү. Бәйге премиясе Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә иң абруйлыга әверелер, дип көтелә.
Үткәрелү урыны: Монополиягә каршы федераль хезмәтнең уку үзәге (Казан шәһ., Оренбург тракты, 24).
Чара башлана:
9.30 – кунакларны каршы алу, теркәү, сәламләү кофесы;
10.00 – чараның тантаналы ачылышы.
Tatarstan100.ru сайтында теркәлгән очракта, теләүчеләр эксперт ток-шоуына бушлай керә алалар.
Белешмәләр өчен телефон: Шиһабиева Алия Марсовна: 8-987-295-06-46.
Аккредитация өчен гаризаны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: safaral@mail.ru.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге 2014 елның 5-7 март көннәрендә Белград шәһәрендә (Сербия) узачак «EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итә.
Күргәзмәнең максаты - ике ил халыклары арасында сәяси, икътисадый, гуманитар һәм социаль-мәдәни элемтәләрне ныгыту.
Экспортка ярдәм итү үзәге теркәлү җыемнарын һәм күргәзмә мәйданы бәясен түләргә ярдәм итә. Юл һәм яшәү – компания хисабыннан.
Әлеге чарага кагылышлы барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8(843) 227-42-33.
2013 елның 17 декабрендә Киров шәһәрендә Идел буе федераль округы муниципаль берәмлекләре өчен «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» дип аталган төбәкара форум узды. Форум Киров өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем, Кече һәм урта эшкуарлыкның «ОПОРА РОССИИ» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО ярдәме белән оештырылды.
Татарстан Республикасыннан форумда икътисадлары моноюнәлешле структурага ия муниципаль берәмлек җитәкчеләре, шулай ук эшкуарлар катнашты.
2014 елның 1 гыйнварыннан Росстандартның 2013 елның 16 июнендәге 159-ст номерлы Боерыгына ярашлы рәвештә муниципаль берәмлек территорияләренең яңа гомумроссия классификаторы үз көченә керәчәк.
Муниципаль берәмлек территорияләренең гомумроссия классификаторы (ОКТМО) Россияне стандартлаштыруның милли системасына керә һәм җирле үзидарәне территориаль оештыруның дәрәҗәләрен һәм структурасын чагылдырып, Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге муниципаль берәмлекләрне һәм алар составына кергән торак пунктларны системалаштыруны һәм бертөрле идентификацияләүне күз уңында тота.
Муниципаль берәмлекләр һәм алар составындагы торак пунктлар үзләре кергән Россия Федерациясе субъектлары буенча берләшәләр һәм алга таба федераль округлар урыны тәртибендә урнашалар.
Муниципаль берәмлек территорияләре классификация объектлары булып торалар:
муниципаль районнар;
шәһәр округлары;
федераль әһәмияттәге шәһәр эче территорияләре (шәһәр эче муниципаль берәмлекләре);
шәһәр җирлекләре;
авыл җирлекләре.
2013 елның 18 декабрендә Киров шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә Идел буе федераль округында Инвестицион климатны яхшырту, административ киртәләрне киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча комиссия утырышы узды.
Утырыш эшендә Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкил Борис Титов, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Федерациясенең Төбәкләр үсеше министры урынбасары Михаил Крук, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев һәм комиссиянең башка әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасыннан утырышта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
2013 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкчелегендә «Чистай» Индустриаль паркы инфраструктурасы объектларын үстерү, шул исәптән парк территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын урнаштыру өчен җитештерү-склад модульләрен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Әзер җитештерү мәйданнарын булдыру кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инновацияле җитештерү проектларын парк территориясенә җәлеп итүгә мөһим стимул бирер, дип ниятләнелә.
2013 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендә «Татарстан Республикасында франчайзингны һәм франчайзинг буенча эшләү системасын популярлаштыру» чарасына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узган иде. 2013 елда программа фонды 3,8 млн сум күләмендә каралды.
2013 елның 28 ноябреннән 2013 елның 12 декабренә кадәрге вакыт аралыгында 6,5 млн сумлык 23 гариза тапшырылды, шулардан 19 гариза (5,3 млн сумлык) конкурс комиссиясе тарафыннан каралды.
Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча 13 гариза бирүче гомуми суммасы 3,68 млн сум булган субсидия алачак.
Утырыш беркетмәсе белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.
2013 елның 18 нояберендәге 2128-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән инновацион территориаль кластерлар үсешенең пилот программаларын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан субсидия бүлү кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерын үстерүгә федераль бюджеттан 213,153 млн. сум күләмендә бүлеп бирелгән.
2013 елның 20 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренчел кертемнәрен (аванс) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасына ярдәм күрсәтү буенча конкурс комиссиясенең беркетмәләргә үзгәрешләр кертү сорауларына багышланган утырышы узачак.
Утырыш түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, 429нчы каб.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 19 нчы декаберендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 нче каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International