Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Тәэминатчыларны билгеләүнең ябык ысулларын, бердәнбер тәэминатчы белән контракт төзү мөмкинлеген куллануны килештерү тәртибен раслау турында боерыгы чыкты

2013 елның 20 декабре, җомга
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Тәэминатчыларны (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең ябык ысулларын, бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) белән контракт төзү мөмкинлеген (төзүне) куллануны килештерү тәртибен раслау турында» 2013 елның 13 сентябрендәге 537нче боерыгы чыкты.
Боерык сатып алу эшчәнлегендә тәэминатчыларны билгеләүнең ябык ысулларын үткәрү кагыйдәләрен, шул исәптән ябык конкурсны, катнашучылары чикле ябык конкурсны, ябык ике этаплы конкурсны, ябык аукционны, бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы), вәкаләтле орган, вәкаләтле учреждение белән контракт төзү мөмкинлеген һәм төзүне үткәрүне килештерү кагыйдәләрен билгели.
Контракт системасы турында закон нормаларына ярашлы рәвештә, боерык 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International