Татарстанның Тукай муниципаль районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды

2013 елның 20 декабре, җомга
2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды. КФҮнең адресы: Яр Чаллы шәһәре, Маршал Жуков урамы, 23.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, район КФҮ директоры Гүзәл Русская, районның авыл җирлекләре башлыклары, Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсе методологиясе бүлеге башлыгы Наталья Баркова, Татарстан Республикасында КФҮ Вәкиле директоры Ильвира Пузырева катнашты.
Күпфункцияле үзәк ремонт ясалган бинада эшли башлады. Капиталь төзекләндерү өчен акчалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республика бюджетыннан бүленде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International