Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткече рейтингында Россия Федерациясе субъектлары арасында 1 урынны алды
2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 19 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы узды. Анда «2012 ел йомгаклары буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм бюджетара трансфертлар формасында грантларны бүлү турында»гы мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы инде 3нче ел рәттән Россия Федерациясе субъектлары арасында башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткече рейтингында 1 урынны ала.
http://government.ru/news/9095 Россия Федерациясе Хөкүмәте сайты һәм http://www.minregion.ru/press_office/news/3870.html Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы сайты материаллары буенча.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.