Моношәһәрләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча вәкаләтләр Россия Икътисадый үсеш министрлыгына бирелде

2013 елның 20 декабре, җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 декабрендәге 1141нче Карары белән Россия Федерациясе моноюнәлешле торак пунктларының (моношәһәрләрнең) тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген көйләү вәкаләтләре Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгына бирелде. Элегрәк әлеге вәкаләтләргә Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы ия иде.

Татарстан Республикасыннан моношәһәрләрнең федераль исемлегенә бүгенге көндә 7 моношәһәр керә: Яр Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International