Контракт бердәнбер тәэминатчы белән төзелеп, аның бәясе бер миллиард сумнан артып киткән очракта дәүләт сатып алулары буенча мәҗбүри җәмгыяви фикер алышу тәртибе билгеләнде

2013 елның 21 декабре, шимбә
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2013 елның 10 октябрендәге 578нче боерыгы (басылды 04.12.2013) белән, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу буенча контракт бердәнбер тәэминатчы белән төзелеп, аның бәясе бер миллиард сумнан артып киткән очракта дәүләт сатып алулары буенча мәҗбүри җәмгыяви фикер алышу тәртибе билгеләнде.
Мондый сатып алуларны җәмгыяви тикшерү сатып алуларны бюджет акчалары (субсидияләр, инвестицияләр һ.б.) хисабына башкара торган дәүләт һәм муниципаль заказчылар, алар тарафыннан моңа вәкаләтләр бирелгән органнар һәм учреждениеләр, шулай ук юридик затлар өчен мәҗбүри. Тикшерүнең расланган тәртибе дәүләт оборона заказы кысаларында хәрби һәм махсус техника, корал сатып алуларга, шулай ук тәэминатчыларны билгеләүнең ябык ысулларын кулланып яисә Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте билгеләгән бердәнбер тәэминатчыдан сатып алуларга кагылмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International