Заказларны урнаштыру турында мәгълүматны урнаштыру рәсми сайтында 2014 һәм 2015 елга заказларны урнаштыру план-графикларын урнаштыру үзенчәлекләре турындагы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы

2013 елның 21 декабре, шимбә
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге Россия Федерациясенең товарлар китерүгә, эшләрне башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказларны урнаштыру турында мәгълүматны урнаштыру өчен рәсми сайтында 2014 һәм 2015 елга заказларны урнаштыру план-гарфикларын урнаштыру үзенчәлекләре турында» 2013 елның 20 сентябрендәге 544нче боерыгы кабул ителде.
Боерык zakupki.gov.ru сайтында 2014 һәм 2015 елга (бердәм мәгълүмати системаны эшләтеп җибәрү алдыннан күчеш периоды) заказлар планын һәм план-графикларын урнаштыру үзенчәлекләрен тасвирлый.

Боерык буенча план-графикта сатып алуларны конкурс, аукцион үткәрү, котировкалар сорау, тәкъдимнәр сорау юлы яки бердәнбер тәэминатчы аркылы башкару юлы, шулай ук тәэминатчыны Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә билгеләү ысулы аша башкарылган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр исемлеге бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International