ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Иран Ислам Республикасы җитәкчелеге Россия белән икътисадый элемтәләрне үстерүгә аеруча зур игътибар бирә.

Россия белән Иран арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайлауга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Тәһранда (Иран) Россия һәм БДБ илләре экспортерларының даими эшли торган күргәзмәсендә катнашырга ниятли.
Татарстан Республикасы Күргәзмәдә бердәм стендта күрсәтеләчәк.
Күргәзмәдә икътисадның төрле тармакларында экспортка продукция җитештерүче эшкуарлар катнаша ала.
Иран Ислам Республикасы белән элемтәләр урнаштыру, әлеге Күргәзмәдә катнашу белән кызыксынган очракта, сезне түбәндәге телефон буенча Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8 (843)227-42-33.
2013 елның19 декабрендә Мәскәү шәһәрендә статс-секретарь – икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев һәм Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин катнашында Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе Президиумы утырышы узды. Анда сәүдә-сәнәгать палаталарының җайлау йогынтысын бәяләүдә (ОРВ) катнашуы мәсьәләләре каралды.
Үзенең чыгышында Олег Фомичев җайлау йогынтысын бәяләү буенча төп эш нәтиҗәләрен яктыртты, ОРВ үсеше планнары һәм закон чыгару системасын камилләштерүнең гомуми концепциясе белән таныштырды.
2013 елның 13 декабрендә ТР ССПның бюджеттан тыш медицина һәм җәмгыяви сәламәтлек буенча комитеты рәисе Владимир Калистратов башлангычы белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР ССП вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ике боерыгы проекты буенча ОРВ процедурасын үткәрү кирәклеге турында карар кабул ителде.
Бүген Казанда "КАИ-Лазер"сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, инжиниринг үзәге, лазер технологияләре өлкәсендә бөтендөньяда алдынгы компания IPG Photonics катнашында, республика һәм федераль бюджет акчаларына төзелгән. Үзәктә төрле куәттәге һәм материалларны лазер белән эшләүнең барлык төрләрен – келәшчә һәм гибрид эретеп ябыштыру, кисү, эретү, маркировкалау, чистарту, фрезеровкалауны үз эченә алган җепсел лазерлар нигезендә 11 лазер комплексы эшли. Лазерлар куәте - 20 Вт дан 30 кВт га кадәр.

Үзәкне җиһазландыруга 439,5 млн сум тотылган - 60%ы федераль бюджеттан, 40%ы республика бюджетыннан.

20 ел элек Россия галиме Валентин Гапонцев тарафыннан нигезләнгән IPG Photonics – бүген җепсел лазерлар эшкәртү һәм җитештерү өлкәсендә бөтендөнья лидеры.
2013 елның 24 декабрендә 9.30 сәгатьтә Гранд Отель Kazanның Зур конференц-залында «Хакимият һәм бизнес хезмәттәшлеге: Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкны үстерүнең яңа мөмкинлекләре» республика конференциясе үз эшен башлап җибәрә. Конференция алдагы чорга кече һәм урта бизнес үсешенә яңа юнәлеш бирерлек программ чаралар эшләү максатында уздырыла. 2014-2016 елларга эшкуарлык үсешенең юл картасы проектын тикшерү планлаштырыла.
Эшкуарлык үсеше курсының яки юнәлешенең яңалыгы нидә соң? Беренчедән, эшкуарлык үсешендә муниципаль берәмлекләр вәкаләтләрен киңәйтү каралган. Икенчедән, кече һәм урта бизнес үсеше белән идарә итүдә бизнес-җәмәгатьчелекнең, Эшкуарларның иҗтимагый/координацион советлары ролен тамырдан күтәрү. Советларга эшкуарлык үсешенә бәйле барлык программаларны планлаштыруда, аларга мониторинг үткәрүдә, бәяләүдә тагын да активрак катнашырга кирәк.

2013 елның 23 декабрендә «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2013» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс республикада беренче мәртәбә үткәрелә һәм узып баручы елда Татарстан Республикасының «Алтын йөзлеген» – 100 иң яхшы эшкуарын билгели.
Бу йөзлектә беренче урын да, соңгысы да юк. Һәр эшкуар үзенчә, үз тармагында, үзенең икътисадый экосистемасында уникаль. Конкурс эшкуарлык талантын һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсен, үз тармагын, тулаем икътисадны үстерүгә керткән өлешен бәяли. «Алтын йөзлек» җиңүчеләре – эшкуарлык идеясен, кече һәм урта бизнес идеясен иң яхшы итеп тормышка ашыручылар.
Чара эксперт ток-шоу форматында узды – бу иң танылган бизнесменнарның һәм Татарстан хакимияте вәкилләренең утыз минутлык алты мастер-классы.
Чара турында тулырак мәгълүмат белән конкурс сайтында танышырга була: http://tatarstan100.ru/.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 20 декабрендәге 1012нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы транспорт системасы үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды.
Программаның максаты – Татарстан Республикасында җәмәгать инфраструктурасының алгарышлы үсешен һәм икътисад ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, заманча мәгълүмати коммуникацион транспорт инфраструктурасын булдыру һәм транспорт комплексын алга таба да үстерү.
Программада каралган чараларны гамәлгә ашыру 2020 елда түбәндәгеләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк:
- Татарстан Республикасы тулаем төбәк продуктының йөк сыйдырышлыгы дәрәҗәсен 20 процентка киметү;
- Татарстан Республикасында норматив таләпләргә җавап бирми торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлешен 53,6 процент дәрәҗәсенә кадәр киметү;
- гомум кулланыштагы юллар челтәренә чыгара торган каты өслекле юлларга ия торак пунктларның чагыштырма өлешен 81,4 процент дәрәҗәсенә җиткерү;
- шәһәр эче маршрут челтәре үсеше дәрәҗәсен арттыру;
- шәһәрдән читтәге маршрут челтәре үсеше дәрәҗәсен арттыру;
- җәмәгать транспортын көтүнең уртача интервалын 8,8 минутка кадәр кыскарту.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федарациясе Хөкүмәтенең «Контрактны төзегән якларга бәйле булмаган хәлләр туу сәбәпле, контракт шартларын үзгәртмичә, үтәлеше мөмкин булмаган очракта яклар килешүе буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте югары башкарма органы һәм җирле администрация карары нигезендә контрактның мөһим шартларын үзгәртү мөмкин булган контракт бәясе размерын билгеләү турында» 2013 елның 19 декабрендәге 1186нчы карары кабул ителде.
Документ, контрактны төзегән якларга бәйле булмаган хәлләр туу сәбәпле, контракт шартларын үзгәртмичә, үтәлеше мөмкин булмаган очракта контрактның мөһим шартларын билгеләнгән тәртиптә үзгәртү мөмкин булган контракт бәясе размерын билгели: федераль ихтыяҗларны, Россия Федерациясе субъектлары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен 3 елдан да кимрәк булмаган срокка төзелгәннәре, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен 1 елдан да кимрәк булмаган вакытка имзаланганнары өчен.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 13 декабрендә үткән «Бюджет чикләүләре шартларында төбәкләр үсеше технологияләре» XI Россия төбәк конгрессы кысаларында «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы ел йомгаклары буенча XVIII Россия Федерациясе төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингы җиңүчеләрен котлады.
Инвестицион тәвәккәллекләрнең гомуми дәрәҗәсе һәм аның аерым параметрлары буенча рейтингта алдынгы урыннарны биләгән төбәкләр «Эксперт РА» дипломнарына ия булдылар.
Татарстан Республикасы «Минималь икътисадый тәвәккәллекләр» номинациясе буенча 1нче урынны һәм «Югары җитештерүчәнлеккә ия эшче урыннар булдыру» номинациясе буенча 3нче урынны алды.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 19-20 декабре көннәрендә «2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы үсеше стратегиясе» проектын формалаштыру буенча эшне алга таба дәвам итү буенча эшче очрашулар сериясе оештырылды.
Стратегия проектын эшләүче – «Леонтьев үзәге» (Санкт-Петербург шәһ.) халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» Ябык акционерлык җәмгыяте түбәндәге темалар буенча тикшеренүләр үткәрүнең җентекле планы белән таныштырды: «Югары белем һәм хезмәт базары», «Татарстан Республикасында бизнесны башлау һәм алып бару шартлары: проблемалар һәм перспективалар», «Татарстан Республикасы сәнәгате: перспективалар һәм булырга мөмкин хәвефләр», «ТР АСК проблемалары һәм перспективалары», «Татарстан Республикасының пространство-территориаль үсеше». Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәленә һәм төп тармакара икътисадый комплекслар һәм төп төбәкара көндәшлек юнәлешләре яссылыгында аның Россиядә һәм дөньяда тоткан көндәшлек позицияләренә анализ үткәрү концепциясе дә тәкъдим ителде.
2013 ел дәвамында Казанда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасы узды. Ярышлар спортның 8 төре буенча 32 команда арасында үткәрелде.
Икътисад министрлыгы Спартакиада йомгаклары буенча призлы икенче урынны алды.
Министрлык командасын ирешелгән уңыш белән котлыйбыз! Спорт ярышларында катнашкан хезмәткәрләргә киеренке көрәштә күрсәткән чыдамлыклары, ныклыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 2014 елда спортта яңа уңышлар һәи җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International