Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының 2015 елга Инвестицион меморандумы проектын формалаштыруны төгәлли

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы ел саен Татарстан Республикасында инвестицияле эшчәнлек алып баруда катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында эшләнә.


Меморандумда Татарстан Республикасы инвестицияле сәясәтенең төп юнәлешләре, инвестицияле эшчәнлек алып барган субъектларның максатлары, өстенлекле инвестицияле проектлар һәм дәүләт программалары исемлеге билгеләнә, чираттагы елга республика базарының товар сыйдырышлылыгына бәя бирелә.


2015 елның өстенлекле инвестицияле проектлары исемлегенә күбрәк эшкәртү производствосы өлкәсенә караган, гомуми бәясе 900 млрд сумга якын булган 150дән артык проект кертелер, дип ниятләнелә.


2014 елга Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 14 декабрендәге 989нчы Карары белән расланган. Документның тулы тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/innovation&investment/investment/investmemorandum.html.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International