Икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы коллегиясе әгъзалары утырышында катнашты

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы коллегиясе әгъзалары утырышында катнашты.


Предприятиеләр үсешенең төп юнәлешләре буенча докладлар белән «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко һәм «Магнолия» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Майоров чыгыш ясадылар.


Шулай ук алга таба хезмәттәшлек һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы компанияләр белән бергә «КМТТУ» Югары һөнәри белем бирүнең Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе инновацияле проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International