2014 елның 30 октябрендә эшкуарлар өчен инглиз теле буенча «Business Vocabulary for marketing» бушлай семинары оештырылачак

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге эшкуарларны инглиз теле буенча «Business Vocabulary for marketing» (Бизнес лексикасы. Маркетинг) семинарына чакыра. Семинар 2014 елның 30 октябрендә сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Тренер-укытучы сыйфатында тәрҗемәче, инглиз теле тренеры буларак 15 еллык эш тәҗрибәсенә ия Фәттахова Альмира Илгизәр кызы катнаша.
Тулырак мәгълүмат +7(927)440-60-86 (Гаптрахманов Риназ) телефоны буенча бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International