Игътибарыгызны 2014 елның 15 ноябреннән үз көченә керергә тиешле закондагы үзгәрешләргә юнәлтәбез. Үзгәрешләрнең бер өлеше кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр эшчәнлегенә кагыла.
Мәсәлән, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне үткәргәндә юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсенең 8 өлешенә кертелгән үзгәрешләр, юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан тикшерүләр исәбе журналын мәҗбүри алып бару йөкләмәсен юкка чыгарып, аны мондый журналны алып бару хокукына алыштыра.