ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 30 октябрендә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен инглиз теле буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган «Business Vocabulary for marketing» тренингы үтте.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика вузлары, «Иннополис» МИЗ» ААҖ, «Алабуга – ресурс үзәге» ҖЧҖ вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның «Яшь профессионаллар» юнәлешендәге проектлар һәм тәҗрибәләр департаменты җитәкчесе Владимир Солодов «Глобаль белем бирү» проектын тәкъдим итте. Үз чыгышы кысаларында ул проектны тормышка ашыруның иң мөһим параметрларын билгеләп үтте.
2014 елның 30 октябрендә Мәскәү шәһәрендә эшче төркем җитәкчесе, «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» Дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева рәислегендә Хөкүмәт каршындагы икътисадый үсеш һәм интеграция комиссиясенең Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркеме утырышы узды. Ул «Чистай» Индустриаль паркының инвестицияле проектларын гамәлгә ашыру сорауларына багышланды.
Утырыш барышында «Дельрус Чистай» Җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ, «Органик натураль продуктлар» ҖЧҖ, «Чиста балык» ҖЧҖ һәм «Био Технологияләр» ҖЧҖнең инвестицияле проектлары каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Корпоратив идарә департаментыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда катнашу чикле булган бәйгеләр уздыру шартлары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 ноябрендәге 1089нчы Карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне уздыруны үтенеп мөрәҗәгать килде.
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев эшкуарлык җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен кайгырткан берләшмә һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның төбәк вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында норматив хокукый актларның җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Атап әйткәндә, Айрат Шәмсиев катнашучыларны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән, Россия Федерациясе субъектларында җайлау йогынтысын бәяләүнең һәм экспертиза үткәрүнең сыйфат рейтингын формалаштыру методикасы белән таныштырды. Методика алга таба әлеге өлкәдә нәтиҗәле чаралар күрү максатында җайлау йогынтысы институты үсешендәге төп проблемаларны ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары - парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре республиканың инновацияле мәйданчыкларның потенциалын тормышка ашыру перспективалары хакында фикерләштеләр. Чара "КНИАТ" технопаркы базасында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Утырыш алдыннан парламентарийлар технопаркның резидентлары эшчәнлеге белән танышты, цехларны һәм эшләүче производстволарны карады. КНИАТның резидентлары булып «Казанский Гипронииавиапром» ЯАҖ (сәнәгый предпряитиеләрне комплекслы проектлау), "Высота" ҖЧҖ (авиация техникасы һәм вертолет җиһазларына җирдә хезмәт күрсәтүнең заманча чараларын эшләү, сынау һәм әзерләү), "ЭлеПС" компанияләр төркеме (эндохирургия өлкәсендә инструментлар, приборлар һәм комплекслар эшләү һәм җитештерү) тора. Калган резидентлар яктырткыч баганалар, авиация медицина җиһазлары, агрегатлар һәм җир өсте җиһазлары, мембрана насослары, коткару һәм очу аппаратлары җитештерү белән мәшгуль. КНИАТның җитештерү мәйданнары йөз процентка тулган.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Киләсе 2015 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль юнәлешкә йөз тотачак, бу өлкәгә игътибар хәтта берникадәр көчәйтелә дә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде. Депутатлар "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта карады.
Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары турындагы доклад белән ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул ТР бюджеты проекты параметрларының агымдагы күрсәткечләрдән үзгә булуын шәрехләп узды. 2015 нче елга ТР бюджеты проектында билгеләнгән нефтьнең экспорт бәясе баррелена 100 доллар тәшкил итә, доллар курсы – 37 сум. Хәзерге вакытта нефть бәясе 1 баррель өчен 85 доллардан гыйбарәт, ә доллар курсы инде якынча 43 сумга җитте. Артем Здунов сүзләренә караганда, әйдәп баручы финанс институтлары экспертлары нефтькә бәянең кимүе озакка сузылмаячак дип саный. Якындагы 5 елда аналитиклар нефть бәясе 1 баррель өчен 100 доллар тирәсе булыр дип фаразлый.

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге III утырышында “Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставакасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары И. Касыймов чыгыш ясады.
РФ субъектлары законнары белән махсус икътисадый зона резидент оешмалары өчен РФ субъектлары бюджетларына кертелә торган, махсус икътисадый зона территориясендә гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән табышка салым буенча киметелгән салым ставкасы билгеләнергә мөмкин, моның шарты — махсус икътисадый зона территориясенннән читтә эшчәнлек алып барганда махсус икътисадый зона территориясендә гамәлгә ашырыла торган эшчәнлектән алынасы (югала торган) керемнәрне (чыгымнарны) исәпкә алуны аерып алып була. Бу очракта әлеге салымның күләме 13,5 проценттан артмый.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым ставкаларын билгеләү турында» һәм «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды.
Закон проектлары аерым оешмалар - «Иннополис» техник-гамәлгә ашыру тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары өчен табышка салым һәм транспорт салымы буенча ташламалы ставкалар билгеләүне күз уңында тота.
«Иннополис» МИЗ гомуми мәйданы 294,03 га булган территориядә урнашкан (шул исәптән 192,71 га – Татарстан Республикасы Югары Ослан районында, 101,32 га – Татарстан Республикасы Лаеш районында).

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2014 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Лаеш (3нче урын) муниципаль районнары әйдәп баручылар рәтендә.
2014 елның гыйнвар – сентябрь айларында рейтингта Чүпрәле (+15 позиция), Кайбыч (+5 позиция), Актаныш һәм Минзәлә (+4 позиция) муниципаль районнары иң зур үзгәреш кичергән. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, үзләрендә җитештерелгән товарларны төяп озату темпларының артуы һәм салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсүе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International