Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) системасын үстерү буенча эш дәвам итә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтү, хезмәт күрсәтүләр сорап мөрәҗәгать иткәндә гражданнар өчен уңайлылыклар тудыру, аларга якын булу, гомумән хезмәтләр күрсәтү белән халыкның канәгать булу дәрәҗәсен күтәрү максатында төзелә.


Бүгенге көндә республикада 48 КФҮ эшли, алар республиканың барлык муниципаль районнарында, Казан (3 КФҮ) һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ачылган. Бу халык өчен 484 кабул итү тәрәзәсе эшли, дигән сүз (Әтнә районында Росреестр һәм КФҮ урнашачак яңа бина төзү эше төгәлләнеп килә). Моннан тыш, 19 районның 132 ерактан торып хезмәт күрсәтү тәрәзәсе авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт күрсәтүне башкара.


КФҮләрнең исемлеген һәм урнашу адресларын түбәндәге сылтама буенча табарга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/administrativ/reestr_mfc.htm.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International