2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Стратегиясен эшләү кысаларында «Әлмәт икътисадый зонасы үсеше» проект сессиясе узды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында 2014 елның 25 октябрендә Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы базасында «Әлмәт икътисадый зонасы үсеше перспективалары» дип аталган проект сессиясе узды. Чарада юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, агломерациягә кергән предприятие һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Проект сессиясенең төп бурычлары буларак Әлмәт икътисадый зонасы үсешенең стратегик күзаллануын формалаштыру һәм стратегик үсешенең өстенлекләрен (төп чараларын) эшләү билгеләнде.
Фикер алышулар барышында кеше капиталы үсешенең төп проектларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр, гамәлдәге җитештерүләрне яңартуга, транспорт-логистика үзәген төзүгә кагылышлы сораулар катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International