Икътисад министры Артём Здунов япон компанияләре вәкилләре белән генетик экспресс-диагностика системасын эшләү һәм төзү буенча RIKEN-ЭЙДОС уртак предприятиесен ачу сорауларын тикшерде

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

2014 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов RIKEN һәм DNAFORM япон компанияләре вәкилләре белән генетик экспресс-диагностика системасын эшләү һәм төзү буенча RIKEN-ЭЙДОС уртак предприятиесен ачу сорауларына багышланган киңәшмә уздырды.
Очрашу барышында генетик тикшеренүләр, биомедицина тикшеренүләре өлкәсендә перспективалы хезмәттәшлек сораулары каралды. Очрашуда япон коллегалар күптән түгел генә күзнең күрүен яңадан торгызуда кәүсә күзәнәкләрне куллану буенча беренче операцияне уңышлы үткәргән Кобе институты тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International