ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 11декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның «Рустеплоком» компаниясе генераль директоры Радик Бәшәров белән очрашуы узды. Очрашу барышында Татарстан Республиксы Актаныш муниципаль районында җылылык техникасы җитештерү буенча инвестицияле проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде.
2014 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында
«Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге» АОның «Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге – юл башы, үсеш: кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүдән – төбәктә биотехнологияләр өлкәсендә кластер формалаштыруга» дип аталган стратегик сессиясе уздырыла.
2014 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү кысаларында механик эшкәртү һәм протиплаштыруның сыгылмалы җитештерү системалары өлкәсендә (машина төзелеше предприятиеләре өчен) инжиниринг үзәге төзү проектын гамәлгә ашыру сорауларын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
2014 елның 10 декабрендә  Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган күрсәтмәләрне үтәү барышы тикшерелде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына лицензияләр эчтәлегенә, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирү тәртибенә, шул исәптән аукционнар һәм конкурслар үткәрү, лицензияләргә үзгәрешләр кертү һәм аларны яңадан рәсмиләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалануны вакытыннан алда туктату, туктатып тору һәм мондый хокукларны чикләү процедурасына төгәллекләр кертү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү максатында ачык консультацияләр уздыруны сорап мөрәҗәгать итте.
2014 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы карарлары үтәлешен мониторнглау буенча эшче төркемнең Пермь шәһәрендә уздырылган күчмә утырышында катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының «Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2013 елның 20 октябрендәге Пр-2451ГС номерлы күрсәтмәләрен үтәүнең барышына кагылышлы Россия Федерациясе Дәүләт Советы карарларының үтәлеше тикшерелде.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Субсидия алу өчен сайлап алуда катнашуга гариза тапшырган Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар игътибарына.
Комиссия утырышы 2014 елның 15 декабрендә 16:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.
Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һәм сәнәгать парклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын бәйге нигезендә сайлап алуда катнашуга гариза биргән эшкуарлар игътибарына.
«Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һәм сәнәгать парклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын бәйге нигезендә сайлап алуда катнашуга гариза биргән эшкуарлар игътибарына.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һәм сәнәгать парклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын бәйге нигезендә сайлап алуда катнашуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул итүнең 2014 елның 12 декабренә (18:00 сәгатькә) кадәр озайтылуын хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International