Дәүләттән субсидияләр алу буенча бәйгедә катнашуга муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һәм сәнәгать парклары резидентлары гаризаларын кабул итү вакыты озайтылды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы   «Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары һәм сәнәгать парклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын бәйге нигезендә сайлап алуда катнашуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул итүнең 2014 елның 12 декабренә (18:00 сәгатькә) кадәр озайтылуын хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International