«Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча ачык консультацияләр үткәрелә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына лицензияләр эчтәлегенә, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирү тәртибенә, шул исәптән аукционнар һәм конкурслар үткәрү, лицензияләргә үзгәрешләр кертү һәм аларны яңадан рәсмиләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалануны вакытыннан алда туктату, туктатып тору һәм мондый хокукларны чикләү процедурасына төгәллекләр кертү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү максатында ачык консультацияләр уздыруны сорап мөрәҗәгать итте.
 Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән сайтыбызның «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International