ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «Экологик аудит, экология аудиторлык эшчәнлеге һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү максатында ачык консультацияләр үткәрүне сорап мөрәҗәгать итте.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева механик эшкәртү һәм протиплаштыруның ярашучан җитештерү системалары өлкәсендә (машина төзелеше предприятиеләре өчен) инжиниринг үзәге төзү проектын карау буенча киңәшмә үткәрде.

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикассы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.
Закон проектында тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән Татарстан Республикасы Экология кодексында кулланыла торган терминнарга, әйләнә-тирә мохитне саклауның төп принципларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының экология өлкәсендәге вәкаләтләренә төгәллекләр кертелә.
2014 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 12:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, каб. 106.
2014 елның 18 декабрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО «Инвестицияләргә курс» семинары уздыра. Семинар «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның инвестицияле климатны яхшырту буенча төп проектлары – Милли эшкуарлык инициативаларында һәм Төбәк инвестицияле стандартында катнашучыларның очрашуы мәйданчыгына әвереләчәк.
2014 елның 4 декабрендә РоссияФедерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте, анда 2015 елга ил үсешенең икътисадка багышланган түбәндәге төп юнәлешләре билгеләнде.
Халыкара аренада ачыклык, хезмәттәшлектә, чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә, уртак проектларны гамәлгә ашыруда ачыклык Россиянең стратегик курсы буларак билгеләнде.

6
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 5 декабрендәТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерелгән продукцияне тышкы һәм эчке базарларга этәрү мәсьәләләренә багышланган иде.
2014 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм программасы кысаларында тормышка ашырылучы проектларны башкаруның арадаш нәтиҗәләрен тикшерү буенча берничә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәләр барышында «ЭсСиЭм Консалт» ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Ихсановның – «Кама кластеры транспорт инфраструктурасын һәм йөкләр агымын анализлау буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында», «Алабуга» Ресурс үзәге башкарма директоры Вячеслав Гусевның – «Кама кластерының «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ территориясендә урнашкан предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре», «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Вәлиевның – «Медицина һәм сәнәгать өчен өченче буын роботлаштырылган күп максатлы комплексның тәҗрибә-сынау үрнәген төзү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре» һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Комммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилованың «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Комммерциячел булмаган партнерлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында» дип аталган темаларга докладлары тыңланды һәм тикшерелде.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 3 декабрендә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең быелны төгәлләүче соңгы утырышы үткәрелде.
Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге тагын 8 сәнәгать мәйданчыгы һәм 1 сәнәгать (индустриаль) паркы аккредитация алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары үз ведомстволарына караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча баланс комиссияләренеңквартал утырышларын үткәрүләрен дәвам итәләр.
2014 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2014 елның 9 ае йомгаклары, тулаем 2014 ел өчен көтелгән нәтиҗәләр буенча пассажир йөртүләрне гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә барышында предприятие эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләренә йогынты ясаган сәбәпләр, аларны киметү өчен күрелгән чаралар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 30 апрелендәге 700-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган предприятиеләрдә җитештерүдәге җәрәхәтләнү-имгәнүләрне юкка чыгару буенча күрелгән чаралар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International