Икътисад министры Россия Федерациясе Дәүләт Советы карарлары үтәлешен мониторнглау буенча эшче төркемнең күчмә утырышында катнашты

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның  10 декабрендә  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы карарлары үтәлешен мониторнглау буенча эшче төркемнең Пермь шәһәрендә уздырылган күчмә утырышында катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының «Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2013 елның 20 октябрендәге Пр-2451ГС номерлы күрсәтмәләрен үтәүнең барышына кагылышлы Россия Федерациясе Дәүләт Советы карарларының үтәлеше тикшерелде.
 
Әйтик, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән кайбер чаралар гамәлгә ашырылды.
Салым ташламаларын бирүнең һәм аларның икътисад үсешенә этәргеч бирү йогынтысын арттыру буенча тәкъдимнәрнең нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә, инвестицияле эшчәнлекне дәүләт җайлавы кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан инвестицияле эшчәнлек алып баручы субъектларга бирелгән салым ташламаларын мониторинглау уздырыла. Инвестицияле эшчәнлек субъектларына ике салым төре буенча ташламалы салым салу каралган – оешманың мөлкәтенә салым буенча: оешма тарафыннан инвестицияле проектны гамәлгә ашыру өчен яңа булдырылган яисә  сатып алынган мөлкәткә салым ставкасын 2,2%тан 0,1% ка кадәр киметү формасында һәм табышка салым буенча: 13,5%ка кадәр киметелгән салым ставкасы формасында. Ташламалар инвестицияле проектның үз-үзен аклау срогына бирелә, әмма проект тормышка ашырыла башлаганнан соң, җиде елдан да озак вакытка түгел, машина төзелеше тармагы өчен исә бу унөч елны тәшкил итә.
Квартал саен инвестицияле проектларны тормышка ашырганда салым ташламаларын бирүнең нәтиҗәлелегенә бәя бирелә бара. 2014 елның 1 июленә проектларны гамәлгә ашыру якынча 400 млрд сумлык (шул исәптән 2014 елның 1 ярты- еллыгында – 12,1 млрд сум) инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.  Проектларны тормышка ашыру дәверендә 13830 яңа эш урыны булдырылган, шул исәптән 2014 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча – 932 эш урыны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International