16 декабрьдә Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге стратегик сессия уздыра

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында
«Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге» АОның  «Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге – юл башы, үсеш: кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүдән – төбәктә биотехнологияләр өлкәсендә кластер формалаштыруга» дип аталган стратегик сессиясе уздырыла.
Сессияне үткәрү үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм аларны субсидияләү шартлары турындагы мәгълүматны кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җиткерүгә юнәлдерелгән.
Стратегик сессиягә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү тармагы, азык-төлек җитештерү, биотехнологияләр, агач эшкәртү, терлек азыгы һәм аларга өстәмәләр җитештерү предприятиеләре вәкилләре чакырыла. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырыла. Үзегезнең катнашуыгыз турында түбәндәге электрон почта аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: infobink@mail.ru.
Үткәрелү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Чара  10:00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International