Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 10 декабрендә  Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган күрсәтмәләрне үтәү барышы тикшерелде. Әлеге күрсәтмәләрне үтәү турында билгеләнгән срокларга ясалырга тиешле докладлар тыңланды.
Төп сораулар буларак, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International