Яр Чаллыда машина төзелеше предприятиеләре өчен механик эшкәртү һәм протиплаштыруның сыгылмалы җитештерү системалары өлкәсендә инжиниринг үзәге төзеләчәк

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү кысаларында механик эшкәртү һәм протиплаштыруның сыгылмалы җитештерү системалары өлкәсендә (машина төзелеше предприятиеләре өчен) инжиниринг үзәге төзү проектын гамәлгә ашыру сорауларын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә барышында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм оешмалары арасыннан әлеге оешманың Күзәтчелек советы составына, сатып алынучы җиһаз-җайланмалар исемлегенә, һәм шулай ук төзелеп килүче инжиниринг үзәге эшчәнлеге планнарына караган сораулар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International