Артём Здунов потенциал инвестор белән Актаныш муниципаль районында яңа проектны гамәлгә кую мөмкинлекләре турында сөйләште

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 11декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновның  «Рустеплоком» компаниясе генераль директоры Радик  Бәшәров белән очрашуы узды. Очрашу барышында Татарстан Республиксы Актаныш муниципаль районында җылылык техникасы җитештерү буенча инвестицияле проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тикшерелде.
Компания  җылылык пушкалары, инфракызыл җылыткычлар, электр конвекторлары чыгару буенча елына 500 мең данәдән артык продукция җитештерү куәтенә ия завод төзергә ниятли.  Радик Бәшәров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге товарларның зур күпчелеге Кытайдан кертелә, ә илебездә җитештерелгән товар Россия базарының 15%ка якынын били. Импортны алыштырудан тыш, проектны тормышка ашыру районда өстәмә 250-300 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы  Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районда әлеге җитештерүне урнаштыру өчен әзер биналары һәм челтәрләргә тоташу мөмкинлеге булган мәйданчык бар, дип хәбәр итте.
Очрашу барышында кирәкле җиһаз-җайланмаларны сатып алуларны финанслау һәм аларны урнаштыру сроклары турындагы сораулар, персоналны укыту, җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International