Артём Здунов массакүләм матбугат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
2014 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашуда министр республикада кече һәм урта бизнес юнәлешендә узып баручы елга йомгак ясарга тиешле кайбер чаралар үткәрелүе турында сөйләде, һәм шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
Журналистлар икътисад министрына бүгенге шартларда министрлык каршында торган төп бурычларга, республиканың стратегик партнерларына, эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы объектлары бурычларына, Татарстан муниципалитетларында сәнәгать мәйданчыклары үсешенә, бизнеска финанс ярдәме чараларын финанслауга, республика предприятиеләренең финанс тотрыклылыгына кагылышлы сорауларын бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International